Республикада "Башкортстан сода компаниясе" акцияләренең дәүләт пакетын читләштерүгә китергән килешүләрнең юридик ягын өйрәнәләр.
Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
"Эре Стәрлетамак предприятиеләрнең берсе - "БСК"дагы хәлләр бездә җитди борчу тудыра. Сез - соңгы вакытта булган вакыйгаларның шаһитлары, - диде төбәк җитәкчесе. - Мин әлеге предприятиенең язмышы өчен җаваплылыкны үзебезнең өскә алырга дигән карар кабул иттем. Чөнки акционерлар булган физик берәмлекләр бу очракта ситуацияне тулысынча аңламый. Ә безнең сода производствосын ничек үстерергә дигән үз карашыбыз бар. Мин республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына дәүләт пакетының читләштерелүенә китергән барлык килешүләрне юридик яктан өйрәнергә күрсәтмә бирдем, шул исәптән зыян китерү җәһәтеннән дә".
Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр иткәнчә, Башкортстан Башлыгы кушуы нигезендә министрлыкта тиешле документларны өйрәнүче юридик төркем төзегәннәр.
- Мәгълүмат күләме бик зур булганга, безгә берникадәр вакыт кирәк булачак, - диде Наталья Полянская. - Без барысын да анализлыйбыз, тикшерү нәтиҗәләрен һәм без күргән чишелеш вариантларын, суд тикшерүенә яки хокук саклау органнарын җәлеп итүгә кадәр тәкъдим итәчәкбез.
Радий Хәбиров Премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаровка бу эшне координацияләүне йөкләде.
Фото: главарб.ру