Бүген төбәк Хөкүмәтендә оператив киңәшмә вакытында республика Башлыгы Радий Хәбиров кул астындагыларның тетмәсен тетте.
Аңа киңәшмәдә катнашучыларның тышкы кыяфәте ошамады. Түрә билгеләп үткәнчә, киңәшмәне меңнәрчә кеше карый һәм монда тиешенчә киенергә кирәк.
- Мин сезнең каршыгызда беркайчан да куртка киеп утырмадым. Сез үзегезнең кыяфәтегезне тәртипкә китерегез. Минем дә кабинетта спорт курткасы эленеп тора, һәм мин кешеләр янына барганда күлмәк, яки куртка киеп сөйләшәм. Хөрмәтле булыгыз, минем чараларга тиешенчә киенеп килегез. Ассызыклыйм: бу - атнаның төп эшлекле вакыйгасы, һәм бөтен республика безгә карый, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru