Русия Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсенең "Патриот" паркында Русия Кораллы Көчләренең төп гыйбадәтханәсе төзелешендә катнашучыларны бүләкләде.
Чиркәү сәнгате, архитектура һәм реставрацияләү буенча Экспертлар советы рәисе, протоиерей Леонид Калинин "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Сәнгать советы секретаре Яна Капаевага "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденының икенче дәрәҗә медале бирелде.
Шундый ук медальне Русия Православие чиркәвенең Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү синодаль бүлеге рәисе Сергей Привалов алды.
Шулай ук Почет билгесе ордены белән Русия Халыкара Олимпия университеты ректоры Лев Белоусов һәм үз исемендәге акварель һәм сәнгать академиясен җитәкләгән Сергей Андрияк бүләкләнде. 2018 елдан бирле Мәскәү дәүләт университетының тарих факультеты деканы вазыйфаларын да башкаручы Лев Белоусов "Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.
Документтан күренгәнчә, Сергей Андриякка "Социаль әһәмиятле, иҗтимагый әһәмияткә ия чараларны үткәрүгә һәм оештыруга зур өлеш керткән өчен" билгесе тапшырылды, диелә указда.
Фото: "Кремлин.ру"