+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 август 2020, 17:35

Путин: "Беренче чиратта кешеләр турында уйларга кирәк!"

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан сода компаниясе тирәсендәге вәзгыятьне шәрехләде. «Компания, аның турында мин әле генә әйттем, анда контроль пакет хосусый берәмлекнеке. Үсеш өчен акча инвестицияләнми, төбәктә калмый», - дип белдергән ул хөкүмәт белән узган киңәшмәдә, дип хәбәр итә РЕН ТВ телеканалы.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, акча төбәктә калмый, ә офшорларга китә.

Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә һәм республика җитәкчеләренә әлеге хәлне җентекләп тикшерергә, ә аннары карар тәкъдим итәргә кушты. Ул шулай ук прокуратурага дәүләт компания активларын контрольдә тотуны югалтуга китергән килешүне тикшерергә кушкан.

«Минем уйлавымча, бу мәсьәләгә игътибар иткән, урыннарда барган хәлләргә ышаныч белдергән кешеләр хаклы», - дигән Владимир Путин.

Фото: bashinform.ru

Читайте нас