+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 август 2020, 18:40

Радий Хәбиров Путинга гаделлек яклы булганы өчен рәхмәтле

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинга Прокуратурага «Сода»ны хосусыйлаштыру буенча килешүнең законлылыгын тикшерүне йөкләткән өчен рәхмәтле булуын белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинга Прокуратурага «Сода»ны хосусыйлаштыру буенча килешүнең законлылыгын тикшерүне йөкләткән өчен рәхмәтле булуын белдерде.

«Мин Президентка республика һәм халкыбыз өчен гаделсез һәм законсыз алыш-бирешләрне ачыкларга омтылуыбызны хуплавы өчен бик рәхмәтлемен, нәкъ шул законсызлык нәтиҗәсендә Башкортстан икътисады өчен мөһим предприятие дәүләтнеке булудан туктады.

Нәтиҗәдә, БСК акцияләренең нибары 38 проценты республикада калды, дәүләткә шактый зыян китерелүе аңлашыла. Якын арада гаделлек тантана итәр һәм «Сода» Башкортстанның социаль-икътисади проблемаларын хәл итүдә җитди ярдәм булыр дип ышанам.

Чимал проблемасын хәл итү вариантлары хәзерге вакытта эшләнә, моның оптималь чишелешен табачакбыз", - диде Радий Хәбиров.


Фото: bashinform.ru


Читайте нас