+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 август 2020, 09:15

Сибайның үз Арбаты булачак

Бу хакта социаль челтәрдәге үз битендә шәһәр мэры Рөстәм Афзалов хәбәр итә.

Бу хакта социаль челтәрдәге үз битендә шәһәр мэры Рөстәм Афзалов хәбәр итә.

Җәяүлеләр зонасы буларак, Таучылар проспекты территориясе үзәк мәйданнан алып курантларга кадәр күзаллана. Мэр сүзләренә караганда, шәһәрнең юбилее көнендә Сибай халкы һәм кунаклары җәяү йөрү һәм кызыклы ял итү өчен бу территорияне файдалана алган да инде.

"Таучылар проспектының бер өлешен шәһәрлеләр үзара «Сибай Арбаты» дип атый башлаган инде. Ә ни өчен юк? Күргәзмәләр, урам фестивальләре, осталык дәресләре, аралашу һәм иҗат өчен менә дигән урын, — дип язган шәһәр башлыгы. - Шәһәр көнендә биредә булган һәркем зур канәгатьлек алды. Урындагы осталар эшләнмәләре, милли костюмнар күргәзмәләрендә, «Башкорт паласлары», «ART-алга китеш» бәйгеләрендә, киез фестивалендә катнашучыларга һәм оештыручыларга иң эчкерсез һәм тирән рәхмәт хисләре белдерәм! Сез тудырган матурлык сезнең тормышыгызга әйләнеп кайтсын, шатлык һәм илһам алып килсен!»

Рөстәм Афзалов, шулай ук, «ART-алга китеш» конкурсы турында да язган. Конкурс барышында 33 арт-объект төзелгән, алар киләчәктә шәһәрне бизәячәк.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас