26 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде, анда юл буе сервисы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа проектлар каралды.
Эшкуар Илдар Әминов Кушнаренко районында М7 «Идел» федераль трассасы буенда урнашачак заманча сәүдә-кунакханә комплексы проектын тәкъдим итте. Инвестор төзелешкә 105 миллион сум кертергә һәм 30 яңа эш урыны булдырырга планлаштыра. Эшләрне башлап җибәрү өчен сайлап алынган җир участогын бүлеп бирү һәм рәсмиләштерүдә ярдәм кирәк.
Радий Хәбиров Кушнаренко районы җитәкчелегенә барлык кирәкле процедураларны уздырырга кушты. Моннан тыш, проект салым ташламалары һәм инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын булдыруга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтарачак.
Юл буе сервисы өлкәсендәге тагын бер проектны «ПИК» компаниясе UFAOIL автозаправкалары челтәрен үстерү кысаларында тормышка ашырырга планлаштыра. Аның генеральный директоры Кирилл Горбунов сөйләвенчә, АЗС, автосервис пункты, кибет һәм кечкенә кунакханәне үз эченә алган ике яңа комплекс Уфа районында М5 һәм М7 трассаларында урнашачак. Инвестицияләрнең гомум күләме - 220 миллион сум.
Уфа районы хактимияте башлыгы Вилорий Угаров сүзләренә караганда, инвесторга сайлап алынган җир кишәрлекләрен бүлеп бирү өчен элекке арендаторларның бурычларын түләргә кирәк. Радий Хәбиров муниципалитетка ике атна эчендә бу хәлне ачыкларга кушты.
«Ярославский» СПК рәисе Владимир Храмцов Дуван районында кооператив базасында югары категорияле бөртекле, кузаклы һәм майлы культуралар орлыкларын үстерүне һәм комплекслы эшкәртүне оештырырга ниятли. Төзүчеләр мәйданчыкта ашлык чистарту комплексын монтажлаганнар һәм ашлык киптергечләрне капиталь ремонтлау өчен җиһазлар әзерләгәннәр. Инвестор шулай ук авыл хуҗалыгы техникасының һәм җиһазларының бер өлешен сатып алган. Проектның гомум бәясе 147 миллион сум дип бәяләнә.
Башкортстан Хөкүмәтенең вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов аңлатканча, яңа производство Башкортстанның төньяк-көнчыгышы хуҗалыкларын сыйфатлы орлык фонды белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлегә кадәр бу төбәктә элита орлыклар өлеше 7-8 проценттан артмаган.
Кооперативка ярдәм чаралары сыйфатында Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча орлык фондын сатып алуга чыгымнар өлеше каплатылачак.
– Без мондый проектларга ярдәм итү өчен булган резервларны максималь рәвештә кулланачакбыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Икътисадтагы вәзгыять катлаулы, әмма без үз йөкләмәләребезне, һичшиксез, үтәячәкбез һәм бу өлкәдә инвесторларны сынатмаячакбыз.
Фото: glavarb.ru