+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 август 2020, 17:25

Өлкәннәр өчен үзизоляция тәмам!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус йогышы таралу куркынычы янауга бәйле республика территориясендә «Югары әзерлек» режимын керту турында указга үзгәрешләр кертте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус йогышы таралу куркынычы янауга бәйле республика территориясендә «Югары әзерлек» режимын керту турында указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясе нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен үзизоляцияләүнең мәҗбүри режимы гамәлдән чыгарыла.
31 августка кадәр 17 яшькә җитмәгән балалар җәмәгать урыннарында 22:00дән 10:00гә кадәр өлкәннәрсез булырга тиеш түгел.
Шулай ук 31 августка кадәр әти-әниләре эшли торган, 15 баладан да артык булмаган балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшен дәвам итә.
1 сентябрьдән санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәү шарты белән балалар түгәрәкләре һәм секцияләре, шулай ук кинотеатрлар үз эшләрен яңарталар.
Шулай ук 1 сентябрьдән Мәгариф һәм фән министрлыгының тиешле хокукый актларын тайпылышсыз үтәгәндә гадәти режимда балалар бакчалары, мәктәпләр һәм балаларга өстәмә белем бирүне оештыру эшен башлый.
Һөнәри белем бирү оешмаларында 1 сентябрьдән көндезге бүлектә, шул исәптән тулай торакларга урнашып, беренче һәм чыгарылыш курс студентлары укыячак. Калган курсларда яшәү урыны буенча укыту (җитештерү) практикасы башлана. 2 октябрьдән училищеларның барлык студентлары да көндезге, шул исәптән дистанцион белем алу белән чиратлаштырып (Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карары буенча) укыячак.
Вузларда 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр көндезге бүлектә, шул исәптән тулай торакка күченеп, бакалавриат, специалитет һәм магистратураның беренче курсларында белем алучы студентлар укыячак, калган курслар дистанцион рәвештә белем алачак. 2 ноябрьдән башлап, беренче семестрны тәмамлаганчы, беренче курс бакалавриат, специалитет һәм магистратура студентлары дистанцион режимга күчәчәк. Калган курслар көндезен укый башлаячак, шул исәптән тулай торакка күченеп тә.
Фото: главарб.ру
Читайте нас