Уфада Агыйдел елгасы аша Дуслык монументы янында яңа күпер төзелеше яңа фазага күчте. 30нчы күпер отряды хезмәткәрләре җыелган пролет конструкцияләрен әзерләнгән терәкләргә күтәрә башладылар. Моңа Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров старт бирде.
"Уралмостострой" директорлар советы рәисе Павел Рабухин сөйләвенчә, ике күпер арасында урнашачак күперне төзүчеләр бер ярдан гына эшләргә мәҗбүр. Бу торак йортларның якынлыгы белән бәйле. 1,5 мең тонна авырлыктагы металл пролет конструкцияләрен Кооператив аланы төбәгендә җыялар, ә аннары куәтле домкратлар ярдәмендә бер урынга хәрәкәт итәчәкләр.
Яңа күпернең озынлыгы – 680 метр, металл конструкцияләрнең гомум авырлыгы - 6 мең тонна. Терәкләр нигезенә 18 мең кубометрдан артык бетон салынган. Проектның бәясе - 3,5 миллиард сумнан артык. Эшләрне 2021 елның ноябренә тәмамларга планлаштыралар.
– Яңа күпернең беренче элементларын терәкләргә күтәрә башладылар – бу бик мөһим нәтиҗә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Уфадагы күперләр - үзенчәлекле тарих: шәһәр ярымутрауда урнашкан, һәм безгә, ким дигәндә, өч күпер төзергә кирәк – Кузнецов затонын да, Интернациональ һәм Көнчыгыш урамнары тирәсендә. Авария хәлендәге ике күпер – иске Затон һәм Шакша күперен ремонтларга кирәк. Кыскасы, планнар зурдан. Алга барабыз.
Фото: glavarb.ru