+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 август 2020, 18:05

Бер елдан барысы да без теләгәнчә булыр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Транспорт сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Аның төп темалары – Уфаның җәмәгать транспорты эше, мәктәп картасы функционалын киңәйтү, шулай ук төбәктә су транспортын үстерү.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Транспорт сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Аның төп темалары – Уфаның җәмәгать транспорты эше, мәктәп картасы функционалын киңәйтү, шулай ук төбәктә су транспортын үстерү.

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев сүзәренә караганда, 2020 елда «Башкортстанда елга пароходчылыгы» җәмгыяте эшен тергезү кысаларында агымдагы һәм кредит бурычларын каплаган, бюджетка салымнар һәм җыемнар түләгән, хезмәт хаклары буенча бурычларны бетергән һәм 14 судноны ремонтлаган. Навигация сезонында елгачылар 200 мең тоннадан артык комташ катнашмасын чыгарган һәм ташыган, предприятиенең үзәк йөк терминалында урман кисү турында сөйләшүләр бара.

Киләчәктә – 2025 елга йөк әйләнешен елына 1,5 миллион тоннага җиткерү, флотны ремонтлауны һәм яңартуны дәвам итү, пассажирлар йөртүне яңарту.

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рәфит Ягъфәров Уфаның транспорт челтәрен реформалау эше турында сөйлде. Махсус төзелгән эшче төркем шәһәр транспорты маршрутларын анализлады, артык маршрутлар исемлеген әзерләде. Әйтик, белгечләр122 маршруттан 49ын төшереп калдырырга һәм Уфаның периферия районнарын үз эченә алган сигез яңа маршрутны кертергә тәкъдим итә. Аларда зур һәм урта сыйдырышлы автобуслар йөриячәк.

Рәфис Ягъфәров билгеләп үткәнчә, транспорт челтәрен дөрес оештырганда, аз сыйдырышлы автобусларны кысрыклау табигый күренешкә әверелә. Уфада шундый мисаллар бар инде. Шуңа да карамастан, эшче төркемнең эшчәнлеге тәмамланганнан ерак. Белгечләргә маршрутлар буенча хәрәкәт интервалларын нигезләргә, пассажирлар агымын исәпләргә, төрле сыйдырышлы автобусларны, километрларны куллануның максатка ярашлы булуын расларга кирәк булачак. Бу эш 2021 елның сентябренә төгәлләнергә тиеш.

– Без Уфаның транспорт проблемасын кыска вакытта хәл итеп булыр дип уйлаган идек, ләкин, күргәнебезчә, тарих озакка сузылды, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Шулай булса да, 2021 елның сентябренә бөтен инфраструктура әзер булырга тиеш. Сүз яңа автобуслар турында гына түгел. Заманча тукталышлар, «Алга» картасы, югары сыйфатлы машина йөртү, навигация булырга тиеш. Боларның барысын да коммерцияле пассажир йөртүчеләр белән хезмәттәшлектә эшләргә кирәк.


Фото: "Глава РБ"


Читайте нас