+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 август 2020, 08:55

Кинотеатрлар ачыла, ә театрлар?

Бүген, 31 августта, Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә югары әзерлек режимын йомшарту турында белдерде.

Бүген, 31 августта, Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә югары әзерлек режимын йомшарту турында белдерде.

Башлык билгеләп үткәнчә, бу режимнан чыгуның икенче этабына күчүне "Роспотребнадзор" килештергән.

“Иллюзияләр булырга тиеш түгел: бездә авырулар шактый күп, алар аны бик авыр кичерә”, - дип ассызыклады Хәбиров.

Шулай ук ул кайбер объектларны ачу турында игълан итте.


"Без карар кабул иттек: мин аны бүген рәсмиләштерүне сорыйм. Иртәгәдән кинотеатрлар, мунчалар, сауналар эшли башлый. Барысын да ачыгыз, кешеләр тыныч йөрсеннәр. Мәдәният министрлыгыннан театр сезоны буенча тәкъдимнәр көтәм" - дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе.

Болардан тыш, оперативкада ул балалар күңел ачу үзәкләрен һәм өстәмә үсеш учреждениеләрен ачу турында карар кабул итте.

"Без балалар бакчаларын, мәктәпләр ачабыз, ә балалар күңел ачу үзәкләрен ачмыйбызмы? Әйдәгез, моны да Указга кертик”, — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, югары әзерлек турындагы Указга үзгәрешләр 28 августта кертелде.


Фото: bashinform.ru
Читайте нас