Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Алан Марзаевка мөрәҗәгать итте.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә үлемгә китергән аварияләр саны нормадан артып китә. Шул ук вакытта, властьлар ел ахырына юл-транспорт һәлакәтендә үлем күрсәткечен 12 ай эчендә 400 очрактан киметүне планлаштырган иде.
— Сигез ай эчендә - 280 һәлак булучы. Сезнең анда пропорцияләр бик үк яхшы түгел. Без федераль проект буенча отличниклар — анда барысы да яхшы, Идел буе федераль округында иң яхшылары диярлек. Әмма без сезнең белән бу елда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар 400дән артмаска тиеш дип килештек, ә сез инде графиктан чыгып китәсез. Мин бу саннарны да түшәмнән алмадым, без бит аларны анализладык. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүегезне сорыйм. Эшләсәк, барысы да килеп чыга. Шулай да була, әлбәттә, кешеләр үзләре тиз йөри һәм авариягә эләгә - андыйларны рәхимсез рәвештә штрафка тарттырырга! Республикада машина йөртү культурасы барлыкка килгәнче, бу мәсьәлә белән иртәдән кичкә кадәр шөгыльләнегез. Мин моны болай гына калдырмаячакмын, ел ахырына кемнәрдер җавап бирәчәк", — дип йомгаклады Башлык.
Фото: gorobzor.ru