Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Генераль прокуратурасының Башкортстан Арбитраж судына тапшырылган «Башкортстан сода компаниясен» дәүләт милкенә кире кайтару турындагы дәгъвасына аңлатма бирде.
«Мин безнең Арбитраж судка «БСК» акцияләре язмышы уңаеннан Русия Федерациясе Генераль прокуратурасының дәгъва гаризасы керүен раслыйм. Бу уңайдан шуны әйтәсем килә, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча без бу мәсьәләне бик актив рәвештә тикшердек һәм өйрәндек. Безнең дәлилләребез нигезендә Башкортстан Республикасы Арбитраж судына мөстәкыйль дәгъва таләпләре белдерүче өченче зат сыйфатында гариза юлладык. Безнең таләпләрнең асылы бик гади. Без алар турында прокуратурага мөрәҗәгать иткәндә хәбәр иттек инде.
Без «Сода» җәмгыяте акцияләрен урнаштыру буенча килешү һәм республиканың идарәне югалтуы законсыз һәм гадел түгел дип саныйбыз. Шуңа күрә без акцияләрне Башкортстан Республикасы милкенә кайтаруны таләп итәбез. Икенчесе, бер төркем кешеләрнең мошенниклык гамәлләре нәтиҗәсендә республикага шактый җитди зыян китерелгән - 34 миллиард сум. Без аны кайтаруны таләп итәбез. «Сода»ның кемнеке булуы турындагы фикергә килгәндә, компания һәрвакыт республика милкендә булырга тиеш дип саныйбыз. 1990 еллар башын алсак, ул Башкортстан милке иде, һәм моңа безнең тиешле документлар бар», — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин адресына төбәк дәүләт хакимиятенең кайбер вазыйфа биләүче кешеләренең хокуксыз гамәлләре вакытында җинаять кылу турында гариза җибәрелгән.
Фото: "ГлаваРБ"