+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 сентябрь 2020, 08:20

Андрей Назаров дольщиклар белән очрашты

1 сентябрьдә республика Хөкүмәтендә вице-премьер Андрей Назаров рәислегендә төзүчеләр файдалануга тапшыруның башлангыч срокларын үтәмәгән йортларны төзеп бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда дольщикларның инициатив төркемнәре вәкилләре катнашты.

1 сентябрьдә республика Хөкүмәтендә вице-премьер Андрей Назаров рәислегендә төзүчеләр файдалануга тапшыруның башлангыч срокларын үтәмәгән йортларны төзеп бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Анда дольщикларның инициатив төркемнәре вәкилләре катнашты. Уфада урнашкан объектларның актуаль мәсьәләләре каралды: "Черемушки" торак комплексы, "Урал" микрорайонындагы өч йорт, "Цветы Башкирии" торак комплексы, 533нче кварталдагы йорт, Әхмәтов урамындагы ике йорт, шулай ук төзүчесе "Стройиндустрия" җәмгыяте булган Иглино авылындагы йортлар.
"Черемушки" комплексы төзелешен төгәлләү Саклык банкының кредит линиясен ачу шарты белән гамәлдәге төзүче тарафыннан планлаштырыла.
Андрей Назаровның Саклык банкының Башкортстан бүлеге идарәчесе Марат Мансуров белән телефоннан сөйләшүеннән соң, мәсьәлә җентекләп тикшерелде.
Башка объектлар буенча беренче вице-премьер шулай ук аларны үтәү вакытына кагылышлы тиешле йөкләмәләр бирде.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас