+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 сентябрь 2020, 08:10

Көзге ярминкәләргә рәхим итегез!

Уфада ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

Уфада ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

Уфада бу ялларда, 5 һәм 6 сентябрьдә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Республика җитештерүчеләренең продукциясен шәһәрнең махсус бүлеп бирелгән мәйданчыкларында сатып алырга мөмкин.

Шимбә көнне башкала халкын һәм кунакларын Калинин районындагы Интернациональ һәм Машина төзүчеләр урамнары киселешендә көтәләр. Киров районында яшәүчеләр Рабкоров урамы, 3, 5, 7нче йортлар янында урнашкан мәйданчыктагы ярминкәгә бара ала.

Моннан тыш, ярминкәләр С. Орджоникидзе исемендәге мәйданда (Беренче май урамы, 14), Орджоникидзе районында һәм Совет районында Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 21 адресы буенча Яшьләр сарае каршындагы мәйданда эшләячәк.

Ике көн дәвамында, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, Уфа халкын һәм кунакларын Ленин районындагы Әхмәтов урамы буенча урнашкан “Волна” скверы янындагы мәйданчыкта һәм Р. Зорге урамы, 41 адресы буенча урнашкан Спорт сарае каршындагы мәйданда, Октябрь районында көтәләр.
Ярминкәләрнең эш вакыты: 10.00нан 16.00 сәгатькә кадәр.

Фото: news.myseldon.com
Читайте нас