Республикада һавада һәм туфрак өстендә -2 градуска кадәр салкын булачак.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген төнлә республикада һавада һәм туфрак өстендә -2 градуска кадәр салкын булачак. Автомобиль юлларының аерым урыннарында томан булуы көтелә.
Иртәгә, 6 сентябрьдә, явым -төшемсез булачак. Төнлә һава температурасы +2,+7° тәшкил итәчәк. Республиканың аерым районнарында һавада һәм туфрак өстендә — 0,-2°градус, кырау төшәчәк. Көндез һава +16,+21°ка кадәр җылыначак.
Дүшәмбе, 7 сентябрьдә, шулай ук көн явым-төшемсез булачак, ә җил алмашынучан юнәлештә талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +3, +8 градус, ә таулы районнарда һавада һәм туфрак өслегендә 0, -2° кадәр салкыннар көтелә. Көндез +19, +24°ка кадәр җылытачак.