Авыручылар саны 8 меңгә якынлаша. Стопкоронавирус.рф мәгълүмат порталы Русиядә коронавирус йоктыручылар турында соңгы мәгълүматларны билгеләде. Башкортстанда вирус белән зарарлануның тагын 32 очрагы теркәлгән. Авыручыларның гомум саны 8 меңгә якынлаша. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада пандемия вакытында 7981 авыру ачыкланган. Шуның 7082се савыккан. Бер тәүлек эчендә бер генә кеше сәламәтләнгән. Фото:donday.ru