Коронавирус мәктәпләргә дә үтеп кергән.
Башкортстанда 323 укучы яңа коронавирус инфекциясе йоктыру аркасында дистанцион укуга күчкән. Ишембай, Мәләвез һәм Иглин районнарында булган хәлләр турында бүгенге оператив киңәшмәдә төбәк мәгариф министры Айбулат Хажин хәбәр итте.
— Һәр очрак алгоритм буенча эшкәртелә. Ике сәгать дәвамында хәбәр “Роспотребнадзор” территориаль идарәсенә һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына килә. Контактлы кешеләр даирәсе, шул исәптән укытучы да (кирәк булганда), дистанцион режимга китә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән дә шул ук хәл, — диде ул.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, ул уку елы башлану белән укучылар күбрәк авырыр, дип көткән. Республика җитәкчесенең фикере буенча, грипптан вакцинация пропагандасы көчәйтелергә тиеш.
“Бездә авыучы җитәкчеләр һәм муниципалитет башлыклары да күп. Берсе авыр хәлдә”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренчә, төбәк ел ахырына кадәр грипптан вакцина белән тәэмин ителгән.
Фото: gorobzor.ru