- Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим! Вируслар сезгә борылып та карамасын! – ди Казан шәһәренең 2нче балалар шәһәр поликлиникасы педиатры Гөлназ Мифтахова. Гөлназ Рафаэль кызы тумышы белән Стәрлебаштан. Яшь белгечне Казанга гаилә хәлләре алып киткән. Төп эше – чит республикада, ә күңеле - туган ягында. Барлык дуслары, туганнары Гөлназга медицинага кагылышлы сорауларын яудыра. Бигрәк тә әлеге, төрле яклап вируслар һөҗүм иткән чорда Гөлназ Рафаэль кызы – якташларының онлайн-киңәшчесе.
Нигездә, сорауларның темасы бертөрлерәк: “Бүгенге көндә салкын тиюдән, тын юллары авыруларыннан ничек сакланырга?”
- Сәламәт тормыш алып барырга, - дип җавап бирә якташыбыз олысына да, кечесенә дә. – Саф һавада күбрәк йөрергә. Шул ук вакытта, күмәк халык арасында бик булмаска тырышырга. Ә инде башка чара булмаса, битлек кияргә, аны ике сәгать саен алмаштырырга. Иң мөһиме - ел саен ясалырга тиешле профилактик прививкалар эшләтергә. Витаминлы ризыклар кабул итәргә. Аксым, май һәм углеводларга бай туклану оештырырга. Урамнан кергән саен сабынлап кулларны юарга, шәхси гигиена турында да онытмаска. Антисептиклар кулланырга. Өйдә чисталык сакларга. Йокы туйганчы йокларга. Өшемәскә тырышырга, ә инде чирләп киткәндә үзаллы дәваланмаска, табибка күренергә. Шул гына!
Әлбәттә, шулай эшләрбез, Гөлназ Рафаэловна! Беребезнең дә чирлисе килми. Ә киңәшләр өчен Казан шәһәренә рәхмәт сүзләребез оча.