Баймак районында төп авыл хуҗалыгы кампанияләренең берсе – урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.
Әле ашлык культуралары 63650 гектарда чабылган, 56850 гектарда урып-сугылган, бу исә 80 процент тәшкил итә. Гектар куәте – 7,9 центнер, тулай җыем – 44652 тонна.
Татлыбай авылыннан Радик Ишмуллин җитәкләгән фермер хуҗалыгы районда көчле предприятиеләрдән санала. Ныклы матди-техник базага ия булган хуҗалык алга ачык максатлар куеп эшли. Урып-җыю кампаниясен дә предприятие оешкан рәвештә тәмамлый, дип язалар baimak.bashkortostan.ru сайтында.
Фото: baimak.bashkortostan.ru