Баймакта Радий Хәбиров шәһәрнең 2019 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерелгән Җиңү паркында булды.
Бүлеп бирелгән 17 миллион сумга биредә яшелләндерү эшләре башкарылды, җәяүлеләр юллары салынды, коймалар, яктырту системасы һәм архитектура объектлары монтажланды.
Моннан тыш, парк территориясендә спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштырылган, минифутбол кыры булдырылган. Яңартылган иҗтимагый киңлек урындагы халыкта актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бик популяр.
Район үзәгендә Башкортстан Башлыгы шулай ук «Баймак-Арена» ябык боз шугалагын төзү мәйданчыгын да карады. Ул «Труд» шәһәр стадионы янында урнашачак. Спорт объектын төзүне инде быел ук башларга планлаштыралар.
Муниципалитет вәкилләре хәбәр иткәнчә, Ишембайда төзелә торган шундый ук корылма проектын нигез итеп алганнар һәм аны халык ихтыяҗлары өчен җайлаштырганнар. Проектның гомум мәйданы 3,6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Боз шугалагы хоккей, фигуралы шуу һәм шорт-трек кебек спорт төрләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Төбәк җитәкчесе Хөкүмәтнең төзелеш блогы белән комплексны төзү сроклары турында фикер алышты.
- Объектны 15 ноябрьдән дә соңга калмыйча төзи башлагыз. Мәйданчыкка беренче техника керсен, киләсе ел ахырында ук без яңа шугалакны ача алыр идек, - диде Радий Хәбиров. - Киләчәктә бу проект республиканың зур булмаган шәһәрләре өчен үрнәк булачак.
Шунда ук төбәк җитәкчесе тренерлар һәм спортчылар белән аралашты. Районда төрле юнәлешләр, шул исәптән милли һәм спорт көрәшен үстерәләр, халыкара ярышларда катнашучы югары класслы спортчылар әзерлиләр.
Радий Хәбиров Башкортстанда педагогик хезмәткәрләргә финанс ярдәм күрсәтү буенча «Авыл тренеры» программасы тормышка ашырылуын искәртте һәм муниципалитетка ай ахырына кадәр программада катнашу өчен укытучылар кандидатураларын сайларга кушты. Беренче этапта районга авылда эшләүче тренерлар өчен 600 мең сумлык өч сертификат биреләчәк.
Республика Башлыгы 4нче шәһәр лицеенда булды, яңа коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә кертелгән санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне исәпкә алып, уку процессын оештыру белән танышты.
Мәктәп укучылары һәм педагоглар өчен бинага керү урыннары, даими температура контроле һәм кулларны эшкәртү оештырылган, биналарны дезинфекциялиләр. Таләпләрнең үтәлешен медицина инспекторы – Башкорт дәүләт медицина университетының 5нче курс студенты Динар Игишев контрольдә тота.
- Бу яшь медиклар өчен яхшы, чын тәҗрибә. Һәм мин аларга бу эшләре өчен бик рәхмәтле, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Иң мөһиме - инфекция таралуга юл куймау.
Уку елы башыннан лицейда заманча җиһазландырылган стоматология кабинеты эшли. Баймак мәктәпләренең 5-11нче сыйныф укучылары өчен профилактик тикшерүләр графигы төзелде. Планлы кабул итүне югары категорияле табиб Тәгъзимә Сәетова алып бара.
Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, ведомство «Авыл тренеры» программасы мисалында авыл җирендә эшләүче мәктәп стоматологларына өстәмә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеген эшли.
Башкортстан Башлыгы республика Сәламәтлек саклау министрлыгына Баймак районында тагын бер мәктәптә стоматология кабинеты булдыру мәсьәләсен эшләргә кушты.
Алга таба Радий Хәбиров уку сыйныфларында, спорт залында, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен белем бирү үзәгендә булды. Лицей директоры Ринат Ильясов «Мәгарифтә үсеш» проектын тормышка ашыру турында сөйләде, аның кысаларында мәктәп укучылары тел курсларына йөри һәм шахмат уйнарга, автомобиль йөртергә өйрәнәләр, бию белән шөгыльләнәләр.
Укытучылар белән әңгәмә вакытында республика җитәкчесе әлеге башлангычларның нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм 2020 елдан төбәк мәктәпләрендә тагын бер проект – Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге сыйныфлар оештыру башлануын да өстәде. Укучылар аларда өстәмә спорт, хәрби әзерлек һәм патриотик тәрбия алачак.
- Балалар мәктәптән сәламәт, физик яктан нык, матур, елмаеп торган булып чыгарга тиеш. Алар фәннәр буенча база белемнәрен генә алып калмыйча, төрле телләрдә иркен сөйләшергә, биергә, шахмат уйнарга өйрәнсеннәр, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең планнарыбыз - мондый укыту программаларын гамәлгә кертү өчен, республика мәктәпләрен проектка җәлеп итү.
Баймакта Радий Хәбиров шулай ук Юбилей урамындагы күпфатирлы йорт ишегалдын карады, анда «Башкорт ихаталары» программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Ихатада юлларда һәм тротуарларда асфальт җәелгән, коймалар һәм кече архитектура формалары монтажланган. Балалар мәйданчыгында резина түшәмә каралган.
Төбәк Башлыгы комплекслы якын килүне югары бәяләде: йортлардагы ишегалларын модернизацияләү белән бер үк вакытта республика программасы буенча подъездларга ремонт ясалган. Хәтта баскыч мәйданчыкларында да рәсемнәр ясауны оештырдык, профессиональ рәссамны да җәлеп ителгән.
- Күршеләрегез, мөгаен, сездән көнләшәдер, – диде Радий Хәбиров урындагы халык белән аралашканда. - Аларга да барып җитәчәкбез. Территорияләрне бер-бер артлы төзекләндерәчәкбез.
Фото:glavarb.ru