Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Баймак районында күчмә «Авыл сәгате» үткәрде. Киңәшмәдә катнашучылар республикада елкычылыкны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Русиядә кымыз җитештерү буенча - беренче, атларның баш саны буенча, Якутиядән соң, икенче урында тора. Ел саен республика 8,9 мең тонна ат ите җитештерә.
- Башкортстанда елкычылык милли традицияләрен саклау өчен кымыз җитештерү, нәселле атларга ипподром сынаулары үткәрү, нәселле яшь терлек сатып алуда дәүләт ярдәме чаралары каралган, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов. - Өч ел эчендә республика бюджетыннан әлеге максатларга юнәлтелгән акчаның гомум күләме 210 миллион сум тәшкил итәчәк.
Башкортстанның Елкычылык, ат заводы һәм ат спорты ассоциациясе рәисе Рәсим Зарипов бу тармакта эшләүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдындагы авырлыклар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, кибет киштәләрендә сыер сөтеннән җитештерелгән эчемлекләрнең чын кымыз белән бернинди дә уртаклыгы юк.
Башкортстан Башлыгы республика Дәүләт сәүдә комитетына сөт эчемлекләрен сату вәзгыятен анализларга һәм кымыз эшләүчеләрнең сәүдә маркаларын яклау буенча тәкъдимнәр кертергә, ә Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына кымыз җитештерүне субсидияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Әбҗәлил һәм Баймак районнарыннан ат үрчетүче фермерлар ат итеннән ярымфабрикатлар җитештерү, шулай ук уку-укыту һәм медицина учреждениеләрен продукция белән тәэмин итүгә дәүләт сатып алуларында катнашу турында сөйләде.
Башкортстан Дәүләт сәүдә комитеты рәисе Алексей Гусев хәбәр иткәнчә, хәзер ат итен дәваханәләрдә туклану рационына кертү өчен диетологлар белән консультацияләр үткәрелә. Иң мөһиме - бәяләре кулай булсын.
– Фермерларга нәселле репродукторлар, шулай ук ит продукциясен эшкәртү өчен кечкенә сугым цехлары булдыру өчен дәүләт субсидияләре бирү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, - дип йөкләде Радий Хәбиров республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына. - Әгәр Урал аръягы фермерлары шундый проектларны бергәләп тәкъдим итсә, без аларны «Инвестсәгать»тә карап, бюджеттан сизелерлек ярдәм күрсәтер идек. Сезне бер айдан конкрет идеяләр белән көтәм.
Шулай ук ат үрчетүчеләр атлар көтүлеген һәм йөрер урыннарын тәртипкә салырга кирәклеген билгеләп үтте. Ирекле йөрүче хайваннар еш кына автотранспорт тәгәрмәчләре астына эләгә. Республика Башлыгы Башкортстан Транспорт министрлыгына юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен бу мәсьәләләрне урыннарга чыгып хәл итәргә кушты.
«Акбүзат» елкычылык һәм ат спорты буенча Башкортстан компетенция үзәге директоры Дамир Исеев спорт елкычылыгы перспективалары турында сөйләде. Әйтик, 2019 елда Уфада «Терра Башкирия» ат-спорт турниры старт алды, анда республиканың барлык 54 районы катнаша. Әмма бу юнәлешнең үсешен квалификацияле кадрларга кытлык тоткарлый. Русиядә спорт атлары әзерләүче бердәнбер төбәк - Воронеж өлкәсе. Дамир Исеев сүзләренә караганда, планда – Уфа ипподромында Воронеж җайдаклар мәктәбе филиалын ачу.
– Алдагы шимбәдә «Акбүзат»та бу мәсьәлә буенча барлык кызыксынучы оешмалар белән фикер алышачакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Республика үз белгечләрен үстерергә тиеш, шул исәптән ат спортында да.
Фото: glavarb.ru