Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшлекле сәфәр белән Баймак районына барды. Төбәк җитәкчесе социаль һәм инфраструктура объектларында булачак, ихата һәм җәмәгать мәйданнарын төзекләндерү барышы белән танышачак, халык белән территорияне үстерү перспективалары турында сөйләшәчәк.
Узган елның октябрендә Баймак районының Ярат авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланган иде. Проект-смета документлары халыктан җыелган акча һәм Морзакаев крестьян-фермер хуҗалыгының спонсорлык ярдәме исәбенә ясалган. Җиһазларның гомум бәясе 3,27 миллион сум тәшкил итә, төзелешнең подрядчысы - Уфаның «Группа Апрель» компаниясе. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа фельдшер-акушерлык пункты эше белән танышты. Сүз уңаенда, авылга республика җитәкчелеге беренче тапкыр килә, шуңа күрә төбәк Башлыгын авыл халкы зур түземсезлек белән көткән һәм Радий Хәбировны чын-чынлап бик җылы кабул итте.
«Хәерле көн, кадерле дуслар! Хәерле көн, хөрмәтле баймаклылар! Бирегә күптәннән килгәнем юк иде. Күршеләргә, Сибайга, тугыз мәртәбә килдем, бирегә өченче тапкыр гына киләм. Шуңа биредә проблемалар ипләп кенә җыелды. Бүген киңәшләшеп бергә уйлашыйк. Тагын да нәрсәләр эшләргә кирәк? Сезгә республикадан тагын нинди ярдәм кирәк булыр? Бүген матур итеп ФАПны ачыйк. Шуннан,мин монда көне буена эшлим, сораулар булса, бергәләп сөйләшеп алыйк. Сезне бүген котлыйм, зур рәхмәт», — диде Радий Хәбиров үзенең башкорт телендәге чыгышында.
Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев республика җитәкчелегенә шундый бүләк өчен рәхмәт белдерде. ФАПның иске бинасы 1976 елда ук төзелгән һәм аны ремонтлап булмый. Хәзер медицина учреждениесе барлык заманча таләпләргә җавап бирә һәм халык уңайлы шартларда медицина ярдәмен алачак.
Ярат авылы ФАПы 296 кешене хезмәтләндерә, шуларның 52се - балалар һәм 119ы - пенсионерлар.
«Районының Ярат авылында яшәүче 300 кеше өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты күп очракта — коткару. Хәзер 46 чакрым ераклыктагы район үзәгенә барырга кирәкми, яңа ФАПта дәвалану өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Әмма иң мөһиме — бу ФАПта фельдшер Кунсбаева Динә Урал кызы эшли, дип әйтер идем. Ул урындагы халык өчен травматолог та, хирург та, невропатолог та, чөнки авылда ФАПлар һәм поликлиникалар еш кына тормыш үзәкләре булып тора. Шунысы мөһим, бинаның проект-смета документациясенә акчаны халык үзе җыйган. Аларга урындагы фермер ярдәм итте, әмма бу башлангычны нәкъ менә халык күрсәтте. Яратлыларга, бер үк вакытта Башкортстанның барлык халкына да чирләмәскә, авырып китсә, нык һәм батыр булып калуны телим. Ә без үз ягыбыздан медицинаны үстерүгә күп көч куябыз", - дип язган төбәк Башлыгы социаль челтәрләрдә авыл халкы белән аралашканнан соң.
Яратлылар белән сөйләшкәннән соң, Радий Хәбиров кайбер йөкләмәләр бирде. Алар арасында: торак пунктка газ кертергә, Ярат авылыннан Баймакка кадәр юл салырга, урындагы ФАП өчен дарулар сатуга лицензия алырга һәм быел Күгидел ФАПын төзи башларга.Шулай ук, Республика Башлыгы 1 ноябрьгә кадәр Баймак үзәк хастаханәсенә ике ашыгыч ярдәм машинасын тапшырырга кушты.
Фото: bashinform.ru