Республика юлында янә коточкыч автоавария. Кичә кич Кырмыскалы районында юл-транспорт һәлакәте була - йөк машинасы белән "KIA" маркалы автомобиль бәрелешкән. Авария Уфа - Инҗәр - Белорет автомобиль юлының 11нче километрында була. Йөк машинасына 58 яшьлек урындагы кеше идарә иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул хәрәкәтләнүче автомобильгә юл куймыйча, юлга чыккан. Җиңел машинаның 58 яшьлек пассажиры фаҗига урынында һәлак булган. "KIA" йөртүчесе, шулай ук 18 һәм 27 яшьлек пассажирлар имгәнгән. Һәлакәт буенча тикшерү уздырыла. Фото:bash.news