+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 сентябрь 2020, 18:30

Милли кием — бердәмлекнең нигезе!

Радий Хәбиров республика халкын Милли кием көне белән котлады.

Радий Хәбиров республика халкын Милли кием көне белән котлады.

Бүген республика Милли кием көнен билгели. Шул уңайдан төбәк Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә фикерләре белән бүлеште.
“Кемдер, гадәттәгечә, эшлекле һәм көндәлек киемнәребездә милли элементларны керткәнгә "нәрсә белән шөгыльләнәләр" дип тә әйтер. Әмма без моны тиккә генә эшләмибез. Беренчедән, бу гади кием генә түгел — ул тарих белән бәйле. Монда күп еллар элек безнең җирдә яшәгән кешеләрнең йөзе чагылыш таба, һәм моны, әлбәттә, онытмаска кирәк. Икенчедән, бу - Башкортстан тәңгәллегенә юл. Нәкъ менә бүген мондый костюмнарны Рөстәм дә, Андрей да, Әминә дә, Морат та, Борис та, Наталья да, Диана да һәм... Русиянең халык артисткасы Надежда Георгиевна Бабкина да шатланып киеп йөрүе сөендерә. Һәм мондый бердәмлек — XXI гасырдагы катлаулы дөньяда бик мөһим, анда бергә булганда гына исән калырга мөмкин.
Барыгызны да — Милли кием көне белән! Тынычлык һәм яхшылык телим!” — дип яза социаль челтәрләрдәге битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас