Бүген Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русия җырлары” марафонында катнашучылар “Евразия йөрәге” V халыкара сәнгать фестивален ачты.
Бүген, 11 сентябрьдә, Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русская песня” Мәскәү дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе, Русиянең халык артисты Надежда Бабкина белән очрашты.
Икенче ел рәттән Надежда Бабкина Башкортстанга үзенең проектын – “Русия җырлары” Бөтенрусия фестиваль-марафонын алып килә. 2020 елда, үз-үзеңне изоляцияләүне бетергәннән соң, халык җырлары марафоны республикада беренче зур мәдәни чара булды. 2 сентябрьдән фестивальдә катнашучылар Нефтекама, Агыйдел, Яңавыл, Дүртөйле, Туймазы, Октябрьский, Дәүләкән, Күмертау, Ишембай шәһәрләрендә, шулай ук Кырмыскалы районында концертлар уздырды. Бу фольклор бәйрәмнәре 50 меңнән артык тамашачыны җыйды.
Бүген Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русия җырлары” марафонында катнашучылар “Евразия йөрәге” V халыкара сәнгать фестивален ачты.
— Республикага килүегез, безнең 10 шәһәр һәм районны әйләнеп кайтуыгыз өчен рәхмәт, — диде Радий Хәбиров. — Бик җылы фикерләр, халык сезгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерә. Халык мәдәни чараларны, концертларны бик сагынды. Республикада эпидемиологик хәлнең безгә мондый чаралар үткәрергә мөмкинлек бирүе яхшы.
Русиянең халык артисткасы Башкортстанда милли мәдәниятнең бик яхшы үсеш алуын, халыкның ихлас булуын, шәһәрләрдә парк зоналарының чисталыгын аерым билгеләп үтте.
Фикер алышуның тагын бер темасы —2021 елда Башкортстанда узачак Бөтендөнья фольклориадасын үткәрүгә әзерлек. Республика Башлыгы ассызыклавынча, бу Русия өчен уникаль вакыйга, ул бөтен дөньядан 80ләп ил вәкилләрен җыячак.
Очрашу ахырында төбәк җитәкчесе Надежда Бабкинаны һәм аның “Русская песня” театрын 2021 елда Башкортстанда иҗат эшчәнлегенең 45 еллыгын билгеләп үтәргә чакырды. Халык артисткасы чакыруны шатланып кабул итте, бу бәйрәмдә катнашу өчен республиканың әйдәп баручы этно-коллективларын да чакырачагын ассызыклады.