+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 сентябрь 2020, 16:00

Благоварда урындагы Советларга ышаныч зур

Благовар районында авыл һәм район Советларына сайлаулар тыныч һәм эшлекле шартларда үтә. Тавыш бирү, Сайлаулар турындагы Законга ярашлы, билгеләнгән вакытта башланды.

Благовар районында авыл һәм район Советларына сайлаулар тыныч һәм эшлекле шартларда үтә. Тавыш бирү, Сайлаулар турындагы Законга ярашлы, билгеләнгән вакытта башланды.
Языково авылында һөнәрчелек колледжы бинасында урнашкан 1473нче сайлау участогында иртәнге 10 сәгатькә йөздән артык сайлаучы тавыш биргән иде инде. Участок сайлау комиссиясе рәисе Илнур Гарифуллин әйтүенчә, башка еллардагы кебек, сайлаучылар активлыгы зур. Әлеге сайлау участогында тавыш бирү исемлегенә 1068 сайлаучы кертелгән. Алар Языково авыл һәм Благовар район Советына депутатлар сайлый. Һәр ике вәкаләтле органга сайлауларда бер мандатка ике-өч кандидат дәгъва итә. Языково авыл биләмәсендә 5 сайлау участогы эшли, аларның дүртесе район үзәгендә һәм берсе Коб-Покровка авылында урнашкан. Тавыш бирү хәвефсез шартларда бара, пандемиягә каршы чаралар төгәл үтәлә.
Фото: Фәнүр Гыйльманов.
Читайте нас