Краснокама районының барлык 37 участогы да бүген иртәнге җидедән ачылды. Район халкы сайлауларда актив катнаша. Районда барлыгы 21 673 тавыш бирүче бар. Кичке сәгать алтыга аларның 12234се тавыш бирде.
12 сентябрьдә Краснокама районы үзәге - Николо-Березовкада Көзге ярминкә үтте. Алдан тавыш бирүчеләр сайлаудан соң ярминкәгә юнәлде. Анда авыл хуҗалыгы товаралары җитештерүчеләр үзләренең продукциясен тәкъдим итте, сату гөрләп торды. Ярминкәдә ит, сөт продуктлары, бал, балык, бәрәңге һәм башка яшелчәләр, ашлык, фураж, печән, салам, утын, тирескә сорау зур булды.
- Ярминкә - авыл халкы өчен бик кирәк чара. Халык арзан хакка ихтыяҗ булган товарларны ала, кышкылыкка запас туплый. Ярминкәнең нәкъ сайлау вакытында үтүе дә бик уңайлы. Сайлауга баргач, кайтышлый базарга керәсең, кирәкле әйбереңне аласың. Халыкның авызында бүген сүз сайлаулар турында гына, бер-берсеннән: "Син бардыңмы әле?" - дип сорашалар. Бу - чыннан да безнең киләчәк язмышыбызны хәл итә торган мөһим чара. Мин барып, үзебезнең участокта тавыш биреп кайттым, - ди Николо-Березовкада яшәүче Рәмзия Якупова.
Фото: Гөлнара Гыйлемханова.