+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 сентябрь 2020, 09:37

Сайлаудан соң ярминкә көтә!

Дүртөйле районы һәм шәһәрендә 47366 сайлаучы теркәлгән. Бүген, 13 сентябрьдә, Дүртөйле халкы муниципаль район Советы һәм шәһәр биләмәсе Советы депутатларын сайлый.

Дүртөйле районы һәм шәһәрендә 47366 сайлаучы теркәлгән. Бүген, 13 сентябрьдә, Дүртөйле халкы муниципаль район Советы һәм шәһәр биләмәсе Советы депутатларын сайлый.

Сәгать 12гә 7830 кеше тавыш биреп өлгергән, бу барлык сайлаучыларның 16,53 процентын тәшкил итә.

- Беренче тапкыр сайлау участокларына килүче яшьләребез - 130. Аларның һәркайсына истәлекле дипломнар тапшырыла, - дип уртаклашты территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илһам Шәйнуров. - Участокларда һәр яклап тәртип, закон бозуларга юл куелмый.

Район Мәдәният сарае каршында әлеге вакытта авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли. Биредә агропредприятиеләр, фермерлар һәм шәхси ихата хуҗалары үз продукциясен тәкъдим итә.

Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән.
Читайте нас