Халык үз тавышын бирергә иртә белән килә башлады. Бүген, 13 сентябрьдә, Яңавыл районында район Советы депутатларының яңа составын сайлауның төп көне, шунлыктан иртәнге сәгать 7дә барлык 48 сайлау участогы да ишекләрен ачты.
Сайлау участокларында, коронавирус пандемиясе шартлары таләп иткәнчә, һәр килүченең кулларына антисептик сиптерелә, тән температурасы үлчәнә.
Шәһәр сайлаучыларына тавыш бирү өчен ике бюллетень тәкъдим ителә: Яңавыл районы муниципаль район һәм Яңавыл шәһәре биләмәсе Советларына депутатлар сайлау өчен. Авыл биләмәләрендә халык Яңавыл районы муниципаль район Советы депутатлары өчен тавыш бирә. Моннан тыш, 7нче Истәк округы буенча Истәк авыл Советына өстәмә сайлаулар үтә. Урындагы сайлауларда 32 мандат: 16 мандат - муниципаль район Советына депутатлар сайлауга, 15е - шәһәр Советына депутатлар сайлауга, 1се - Истәк авыл Советына депутат сайлауга туры килә.
Фото: Гөлнара Гыйлемханова.