Киләсе елга ул күпме булачак? Ана капиталының күләме 2021 елда артачак. Беренче балага ул 483 882 сум тәшкил итәчәк, икенчесенә - 639 432 сумга кадәр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Хезмәт министрлыгы исәпләүләре буенча, ана капиталын 2021 елда 1,2 миллион гаилә алачак. Бу хакта ведомствода 2021 елга һәм 2022-23 елларның план чорына Русия Пенсия фонды бюджеты әзерләнгән проектка сылтама ясап хәбәр ителә. Ана капиталына хокукны быел беренче баласы белән 460 мең 617 сум күләмендә гаилә алган. Шул ук вакытта икенче балага ана капиталы 150 мең сумга арткан, сумма 616 мең сумнан артык тәшкил иткән. Ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайттылар. Фото:trud.ru