+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Сентября 2020, 07:55

Бердәм коллектив, күркәм уңышлар

Яңавыл урманчылары “яшел калкан”ны саклауга күп көч сала.Урман – төп байлыкларның берсе, халыкның рухи тормышы һәм хис-тойгылар чыганагы ул. Башкортстанда иң күп урманнар Бөрҗән, Зилаер, Белорет районнары биләмәләрендә урнашкан. Яңавыл якларында да урманнар байтак мәйданны били. “Яңавыл урман хуҗалыгы” дәүләт автономияле учреждениясе карамагында 160 мең гектардан артык урман исәпләнә. Әлеге предприятиегә Яңавыл, Краснокама, Тәтешле районнары карый.

Яңавыл урманчылары “яшел калкан”ны саклауга күп көч сала.

Урман – төп байлыкларның берсе, халыкның рухи тормышы һәм хис-тойгылар чыганагы ул. Башкортстанда иң күп урманнар Бөрҗән, Зилаер, Белорет районнары биләмәләрендә урнашкан. Яңавыл якларында да урманнар байтак мәйданны били. “Яңавыл урман хуҗалыгы” дәүләт автономияле учреждениясе карамагында 160 мең гектардан артык урман исәпләнә. Әлеге предприятиегә Яңавыл, Краснокама, Тәтешле районнары карый.

Биредә бердәм, тату коллектив булдырылган. Утыз елдан артык предприятиегә җитәкчелек итүче Русиянең атказанган урманчысы Юрий Беспалов һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән тирә-якны яшелләндерү буенча һәр елны күләмле эшләр башкарыла. Быел алар тарафыннан 40 гектарда агач үсентеләре утыртылган, шактый зур мәйданда корыган һәм авыру агачларны кисү, чүп-чардан арындыру һәм башка төр санитар-чистарту эшләре башкарылган.
Бүген предприятиедә 30 кеше тырышып эшли. Директор урынбасары Динар Вәлиев, баш хисапчы Анна Анисимова, икътисадчы Фләрә Гәрәева, участок начальниклары Геннадий Перевышин, Айрат Дәүләтбаев, Фәнис Муллаяров, инженер Илфәния Мөхәммәтҗанова, механизатор Рәмзә Салихҗанов, участок мастерлары Руслан Сираҗетдинов, Айдар Кәшфиев һәм башка хезмәткәрләрнең эшчәнлеге мактауга лаек. Әйткәндәй, Юрий Беспалов ‒ – чыгышы белән Краснодар краеннан. Воронеж урман хуҗалыгы техникумын, Урал урман-техник университетын тәмамлагач, кырык елдан артык гомерен урман хуҗалыгы тармагына багышлаган. Ул шулай ук озак еллар Яңавыл районы Советы рәисе вазифасын да башкара.
Предприятиенең Сусады-Ябалак авылында урнашкан 5 гектарлы питомнигында ел әйләнәсенә эш кайный. Аларда, нигездә, нарат, чыршы үсентеләре үстерәләр. Монда янгыннарны кисәтү буенча да күләмле эшләр башкарыла. Хезмәткәрләрнең тырышлыгы, уяулыгы, янгынга каршы төрле чаралар күрелүе нәтиҗәсендә бу төбәктә, шөкер, соңгы елларда янгыннар булмаган.
Мәгълүм булуынча, Яңавылны табигать шартлары беркайчан да иркәләми: кыш башка төбәкләргә караганда салкынрак була, яз – соңрак, көз иртәрәк килә.
‒– Табигатьнең кырыслыгы безгә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә, йогынты ясамый калмый, ‒– ди Юрий Владимирович. –‒ Кыш зәмһәрир суыклары белән куркытса да, һәр елны яхшы гына кышлыйбыз. Моңа, әлбәттә, көздән яхшы әзерләнүебез булышлык итә.
Соңгы елларда “Яңавыл урман хуҗалыгы”, базар шартларына яраклашып, продукция җитештерү эшчәнлеген дә киң җәелдергән. Краснокама районы үзәге Николо-Березовка авылында, Яңавыл шәһәрендә такта яру цехлары уңышлы эшләп килә. Монда җитештерелгән югары сыйфатлы эшләнмәләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур икән. Предприятие тирә-яктагы байтак оешма, учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә тора, актив хезмәттәшлек итә.
Гомумән, Яңавыл урман хуҗалыгы коллективы киләчәккә зур өметләр баглап, тырышып, күңел җылысы биреп эшли. Даны тирә-якка таралган үрнәкле җитәкче Юрий Беспаловны һәм аның бердәм, тырыш коллективын киләчәктә дә хезмәт уңышлары сөендереп торуын телик.

Әхнәф БУЛАТОВ.
Яңавыл районы.
Читайте нас