+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 сентябрь 2020, 18:15

Чираттагы "Авыл сәгате" үтте

"Авыл сәгате"ндә агросәнәгать комплексының эшкәртү секторын үстерү турында фикер алыштылар.

"Авыл сәгате"ндә агросәнәгать комплексының эшкәртү секторын үстерү турында фикер алыштылар.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Авыл сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда катнашучылар төбәкнең агросәнәгать комплексының эшкәртү тармагын үстерү турында фикер алышты.

Республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, азык–төлек продуктлары һәм эчемлекләр җитештерү - икътисадның әлеге секторының төп драйверларының берсе. Андагы 1,1 меңнән артык предприятиедә 20 меңгә якын кеше эшли.

- 2020 елның алты аенда ит ярымфабрикатлары җитештерү – 42, ит – 38, үсемлек мае 23 процентка артты, – дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов. - Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә 32 миллиард сумлык инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла һәм 3,5 мең яңа эш урыны булдырыла.

Шул ук вакытта төбәкнең потенциалы продукцияне, шул исәптән экспорт юнәлешле продукцияне, җитештерүне шактый арттырырга мөмкинлек бирә. Бу хакта Русия тармак берләшмәләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре сөйләде.

Федераль Сөт җитештерүчеләр берлегенең генеральный директоры Артем Белов фикеренчә, иң перспектив юнәлешләр – сыр, атланмай, шулай ук лактоза һәм казеин кебек техник ингредиентлар җитештерү. Республика, әзер продуктларны куллану күләме буенча эре төбәк булып, эшкәртү үсеше өчен дә яхшы базага ия.

Башкортстанның Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Илдар Фәйзуллин фикеренчә, сөт җитештерүне малларның баш санын һәм аларның продуктлылыгын арттыру хисабына үстерү максатка ярашлы.

"Росагролизинг" катнашлыгында заманча сөт фермалары төзү бу юнәлешне үстерүдә мөһим проект булды. Узган атнада Радий Хәбиров компания җитәкчесе Павел Косов белән тиз төзелә торган 10 комплекс төзелешенә лизинг ярдәме турында фикер алышты.

Ит терлекчелеге секторында Сыер ите җитештерүчеләр берлеге генеральный директоры Роман Костюк Башкортстан җирләренең зур мәйданнары, төбәкнең авыл халкы өлеше күп булуын билгеләп үтте.

Шул ук вакытта Башкортстанның Ит берлеге рәисе Виктор Фрейдин аграрийлар өчен симертү мәйданчыкларының (фидлотларның), терлекчелек фермаларының, эшкәртү предприятиеләренең типлаштырылган проектларын эшләргә һәм аларны бизнеска әзер дәүләт экспертизасы белән тәкъдим итәргә тәкъдим итте.

Республика Башлыгы Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына ике ай дәвамында бу мәсьәләне эшләп бетерергә кушты.

– Без күптән түгел генә вәзгыятьне тикшерә башладык, әмма агросәнәгать комплексына эшкәртү куәтләренең киң исемлеге – сугым цехлары, сөт мини-заводлары, пекарнялар таләп ителүен аңлыйбыз, – дип белдерде Радий Хәбиров. - Мондый предприятиеләр исемлеген, проектлаучыларны һәм финанслау чыганагын билгеләргә кирәк. Шуны аңларга кирәк: безнең кулланучылар - кечкенә һәм урта хуҗалыклар.

Русия Ашлык берлеге вице-президенты Александр Корбут үзебезнең ашлык базарында заманча тенденцияләр турында сөйләде, алар нигезендә Башкортстан өчен кузаклы культуралар һәм ярмалар җитештерүне арттыруга игътибарны туплау максатка ярашлы.

Радий Хәбиров федераль экспертларга тәкъдим ителгән аналитика өчен рәхмәт белдерде, эшкәртү сәнәгатен үстерүне конкрет кейсларны карап, предприятиеләрнең киң даирәсен җәлеп итеп планлаштырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас