Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча республика идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгеннән, 15 сентябрьдән, республикага циклон керә.
Һава торышы бозыла, яңгырлар, җилнең көчәюе көтелә.
Көндез һава температурасы нибары +10,+15 градуска кадәр күтәреләчәк, төннәрен тагын да салкынрак.
Эш атнасы ахырында бераз җылытачак.