Русия Президенты Владимир Путин һәм аның Белоруссия коллегасы Александр Лукашенконың Сочида узган очрашуы - Мәскәү һәм Минскиның бу республикадагы хәлне тотрыксызландырырга мөмкинлек бирмәячәгенә сигнал, дип белдерә "Известия" гәзитенә Дәүләт думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр буенча комитеты башлыгының беренче урынбасары Виктор Водолацкий.
"Бүген Белоруссия территориясендә барган вакыйгалар - Украинада кулланылган сценарий нәтиҗәсе. Биш-алты ел дәвамында БДБ территориясендә вәзгыятьне какшату буенча яңа юл карталары әзерләнә", - ди Водолацкий.
Лукашенко очрашуда, газ бәяләре аркасындагы үпкәләрне онытып, «өлкән абый белән янәшәрәк торырга» кирәклеген белдергән.
Президентлар, шулай ук, оборона хезмәттәшлеге һәм Минскига 1,5 миллиард доллар кредит бирү турында да фикер алышкан.
Фото: iz.ru