Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиеваның вакытсыз вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Республика җитәкчесе җырчының туганнары, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына телеграммалар юллады.
"Без татар һәм башкорт сәхнәсенең якты йолдызы булган талантлы якташыбыз белән горурланабыз һәм сокланабыз. Аның башкару диапазоны бик киң иде. Хәмдүнә Сәетгали кызы репертуарындагы халык җырлары белән беррәттән заманча эстрада композиторларының әсәрләре дә зур урын алып тора. Аның башкаруындагы җырлар хаклы рәвештә милли музыка сәнгатенең алтын фондына керде.
Башкортстан Башлыгы указы белән Хәмдүнә Тимергалиева республиканың халык артисты исеменә лаек булды. Кызганычка каршы, бу бүләкне ул исән чагында алмаган. 15 сентябрьдә аны җырчының туганнарына тапшырдылар.