+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 сентябрь 2020, 17:10

Радий Хәбиров Русия нефть-газ химиясе форумында чыгыш ясады

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "ВДНХ-Экспо" күргәзмәләр комплексында узучы Русия нефть-газ химиясе форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Аның темасы - «Хәзерге шартларда газ-химия комплексын үстерү: кризисмы, әллә яңа мөмкинлекләрме?».

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "ВДНХ-Экспо" күргәзмәләр комплексында узучы Русия нефть-газ химиясе форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Аның темасы - «Хәзерге шартларда газ-химия комплексын үстерү: кризисмы, әллә яңа мөмкинлекләрме?».

Катнашучылар нефть эшкәртүдә технологик инновацияләр кертү, операцион процессларны санлы трансформацияләү, кече тоннажлы җитештерүне үстерү, тармакка дәүләт ярдәме чаралары, газ эшкәртү тенденцияләре һәм перспективалары турында фикер алышты.

- Башкортстан - Русиядә иң эре нефть, газ, химия үзәкләренең берсе. Нәкъ менә ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре бездә сәнәгать продукциясенең, экспортның, бюджет керемнәренең төп өлешен бирә, - диде Радий Хәбиров үз чыгышында.

- Бүген без «Газпром нефтехим Салават "та водород җитештерү җайланмасын ачу тантанасында катнаштык. Бу - 8,5 миллиард сум инвестиция. Якын арада анда 40 миллиард сумнан артык инвестицияләр белән каталитик крекинг урнаштырылачак.

Без «Газпром трансгаз Уфа»га да рәхмәтле. Бу - республика сәнәгатенең инновацияле үсеше локомотивы булган алдынгы предприятие. Һәм без газ транспортында эшләүче коллегаларыбызга рәхмәтле.

Республика газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча лидерлар рәтендә. Якындагы елларда тагын 26 газ заправкасы станциясе төзү планлаштырылган. Без күбрәк тә төзи алабыз, әмма кулланучы кем булуы да бик мөһим. Биредә күп кенә сораулар туа, аларны федераль хөкүмәткә дә бирергә кирәк.

Без «Газпром» белән хезмәттәшлекнең яңа форматына чыгабыз, «Роснефть» һәм «Ростех» белән эш үрнәге буенча уртак эш төркеме булдырачакбыз. Мондый тыгыз аралашу һәм хезмәттәшлек турында фикер алышу газ холдингына да, безнең регионга да файдага булачак.

Ахырда шуны әйтәсем килә: Русия хөкүмәте карары белән 2020 елда Ишембай һәм Стерлетамак районнарында «Алга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона булдырылды. Анда без эре газ-химия кластерын үстерүне күз уңында тотабыз. Бу - безнең хыял. Бу - безнең икътисадның күп елларга ихтимал булган драйверы. Без бу юнәлештә «Газпром» белән бик актив эшлибез һәм алга таба да хезмәттәшлек итәчәкбез.

Моның өчен бездә уникаль мөмкинлекләр бар. Республика аша транспортлана торган газ күләме дә җитәрлек. Бу «Газпром нефтехим Салават»ның тиешле компетенцияләре, хезмәт ресурслары, фән белән иң эре эшкәртү предприятиесе дә. Шуңа күрә бу проект тормышка ашырылырга мөмкин дип уйлыйм, - диде республика Башлыгы.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас