+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 сентябрь 2020, 08:50

Сайлаулар югары дәрәҗәдә үтте

Бүген, 15 сентябрьдә, республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанда муниципаль сайлаулар нәтиҗәләре игълан ителде.

Бүген, 15 сентябрьдә, республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанда муниципаль сайлаулар нәтиҗәләре игълан ителде.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Илона Макаренко фикеренчә, сайлау кампаниясе «югары дәрәҗәдә» узды. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров та нәтиҗәләрдән канәгать калды.

Башкортстан Башлыгы сүзләренә караганда, сайлауларда «Бердәм Русия» партиясенең җиңүенең бер сәбәбе - «коронавируслы авыр вакытта партиянең кешеләр белән янәшә булуы».

"Тагын бер кабат әйтәм: хәзер лозунглар, буш вәгъдәләр күп, ә реаль эшләр аз. Һәм шуңа күрә нинди дә булса структура, иҗтимагый яисә сәяси партия эш белән шөгыльләнә икән, бу яхшы нәтиҗәләр бирә. Шуңа күрә, миңа калса, бу - дөрес юнәлеш: кешеләр белән янәшә булырга, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, шул вакытта барысы да яхшы булачак», - дип билгеләп үтте ул.

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас