+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 сентябрь 2020, 09:00

"Оятсызлык бу! Йорт төзелмәячәк!"

Радий Хәбиров зур шау-шу тудырган төзелешне туктатырга кушты.

Радий Хәбиров зур шау-шу тудырган төзелешне туктатырга кушты. Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Шота Руставели урамында урнашкан 34 катлы күпфатирлы торак йорт төзелешен туктату турында карар кабул итте. Исегезгә төшерәбез: күрше йортларда яшәүчеләр яңа объект төзелешенең санитар нормаларны бозуы һәм башка биналар өчен куркыныч тудыруы, шул исәптән якында урнашкан 15нче балалар бакчасы һәм 9 катлы торак йорт өчен кыенлыклар тудыруын әйткән иде. 7 сентябрьдә узган "Төзелеш сәгате"ндә Радий Хәбиров үз Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәшировка бу мәсьәләне өйрәнүне йөкләткән иде. Бүген республика Башлыгы якындагы йортларда яшәүчеләр белән очрашты, аларның аргументларын тыңлады, шәһәр төзелеше нормаларының төзүче тарафыннан бозуына шәхсән инанды һәм кичекмәстән төзелешне туктатырга кушты. - Мин сезгә бөтен җаваплылыгым белән белдерәм: биредә төземәячәкләр. Бүген үк бөтен эшләрне туктатыгыз, мин кичен моны янә тикшерәчәкмен. Бер-ике көн эчендә төзелеш мәйданчыгын сүтә башлагыз, - диде Радий Хәбиров. - Оятсызлык бу! Болай эшләргә ярамый. Мин сүземнән кире кайтмаячакмын. Шулай булгач, минем белән сугышырга уйламасыннар да. Биредә торак йорт төзелмәячәк, бәлки, киләчәктә - балалар бакчасы яисә балалар мәйданчыгы булыр. Мэр бу эшне тикшерсен, - диде ул. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов йорт төзелешенең законлылыгын тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте. - Без шәһәр төзелеше һәм җир законнарын җитди бозуларны ачыкладык, бу проектлаучы һәм төзүченең хокуксыз гамәлләре турында сөйли. Йортны проектлаганда һәм территорияне ызанлаганда алар күрше биналарның йорт яны территорияләрен исәпкә алмаган, асылда, аларны балалар, спорт мәйданчыклары, ял итү, парковка урыннарыннан мәхрүм иткән, - диде Ринат Бәширов. - Шәһәр кодексында каралган территориянең коммуналь, транспорт, социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителешенең минималь дәрәҗәсенең исәп-хисап күрсәткечләре дә исәпкә алынмаган. Мәсәлән, проектлаучылар үз бәяләмәсендә, якындагы балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне реконструкцияләүне шәһәр һәм республика бюджеты хисабына эшләргә тәкъдим ителә, дип күрсәткән, - диде ул. Башкортстан Башлыгы моны да гаделсезлек дип бәяләде.
Читайте нас