Синоптиклар октябрь башына фаразлар бирде.
Синоптиклар октябрь башына Башкортстанда якынча һава торышына фаразлар бирде.
“Гисметео” порталы мәгълүматлары буенча, көзнең икенче ае яңгырлар белән башланачак, алар кимендә бер атна дәвам итәчәк.
5 октябрьдән соң һава температурасы акрынлап түбәнәя башлый һәм көндез +4-9 градус чамасы торачак. Төнлә термометр баганалары 1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Синоптиклар әлегә беренче кар төшү фаразларына бик сак карый. Белүебезчә, былтыр Уфада беренче кар 23 сентябрьдә яуды.