+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 сентябрь 2020, 13:35

"Питердан Мирныйга табигый газда" автойөрешенә "НефАЗ" да кушыла!

Кичә кич белән "Питердан Мирныйга табигый газда" автойөрүендә катнашучылар Уфага килеп җитте.

Кичә кич белән "Питердан Мирныйга табигый газда" автойөрүендә катнашучылар Уфага килеп җитте.

Ә бүген алар Уфаның ВДНХ-Экспо күргәзмәләр комплексында эшләүче "Газ. Нефть. Технологияләр" Бөтенрусия нефть һәм газ форумында катнашты.

Нәкъ менә форум мәйданчыгында автойөрештә катнашуга Башкортстанда җитештерелгән «НефАЗ» автобусы кушылачак һәм автоэкспедиция белән Якутиягә кадәр китәчәк.

"Бүген Башкортстанда техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү эше бик зур әһәмияткә ия, - дип билгеләп үтте Башкортстан сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев. – Сүз уңаеннан, Нефтекама автозаводы илдә беренчеләрдән булып газ-мотор автобусларын серияле чыгаруны үзләштерде".

"Питердан Мирныйга табигый газда" автойөреше мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны (метан) куллануның өстенлеген күрсәтергә тиеш.

"Старт башланганнан бирле без 2 800 километрга якын юл үттек инде. Безнең максат - техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү. Һәм төп уңайлыкларның берсе - бу экономия. Юлның бер километрына без 1 сумнан 1,5 сумга кадәр акча тотынабыз. Илебезнең экологиясен дә саклыйбыз", - ди автойөреш колоннасы җитәкчесе Айсен Жирков.

Уфадан тыш, автойөреш Ярославль, Владимир, Түбән Новгород, Чиләбе, Екатеринбург, Омск, Новосибирск, Красноярск, Тайшет, Братск, Усть-Кут, Ленск шәһәрләре аша узачак. Ул 2 октябрьдә Саха (Якутия) Республикасының Мирный шәһәрендә тәмамланачак.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас