Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Хөкүмәт йортында узды.
Андрей Назаров үзенең котлау сүзендә Башкортстанның урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә урман утырту буенча алдынгы урыннарны алып торуын, Идел буе федераль округында беренче һәм ил буенча алтынчы урында булуын билгеләп үтте.
- Сезнең һөнәри даирәдә битараф булмаган кешеләр эшли. Урман энергияле, җаваплы, үз иленең чын патриотлары булган кешеләрне җәлеп итә. Очраклы кеше сезнең янга эләкми һәм шуңа күрә сез ирешкән нәтиҗәләрнең барысы да нәкъ менә шул хакта сөйли, - диде Андрей Назаров.
Республика Премьер-министры шулай ук агымдагы елда бөтен хезмәтнең оешкан төстә эшләвен билгеләп үтте.
Бүләкләнүчеләр арасында өч кеше Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына һәм 18е - “Башкортстанның атказанган урманчысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.