Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә чираттагы тематик онлайн-киңәшмә уздырды. Анда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа проектлар каралды.
“Таврос” компаниясе генеральный директоры Ринат Зәйнуллин Кушнаренко районында “Башкир-Молоко” сөт юнәлешендәге терлекчелек комплексын төзү проектын тәкъдим итте. Ул елына 12,5 мең тонна сөт җитештерүчәнлеге булган 1200 сыерга исәпләнгән ферманы, шулай ук Башкорт дәүләт аграр университеты базасында оештырыла торган репродукция, генетика һәм селекция үзәген үз эченә алачак. Яңа комплекс 55 эш урыны булдырачак. Төзелеш 2020 елның октябренә билгеләнгән.
Инвесторга ярдәм чаралары сыйфатында салым ташламалары биреләчәк, техника һәм җиһазлар, токымлы терлек һәм инженерлык инфраструктурасы сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплаячаклар.
Кушнаренко районы башлыгы Руслан Гыйззәтуллин муниципалитетның проектны алга таба үстерү өчен белгечләр әзерләүдә кызыксынуын әйтте.
Республика җитәкчесе инвесторларга бу төбәктә терлекчелекне үстерү өчен Урал аръягының потенциалын өйрәнергә һәм “Инвестиция сәгате” утырышларының берсендә перспективалар турында фикер алышырга тәкъдим итте.
– Әйдәгез, Баймак, Хәйбулла районнарында яңа проектлар исәбенә урындагы халык өчен эш урыннары булдыру турында бергәләп уйлыйк, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.