+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 сентябрь 2020, 17:50

Үз гаиләсенә төзегән йортны башка кешегә бүләк иткән

Радий Хәбиров үрнәк булырлык кешеләр турында язуын дәвам итә.

Радий Хәбиров үрнәк булырлык кешеләр турында язуын дәвам итә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә үрнәк булырлык кешеләр турында язуын дәвам итә. Бу юлы ул Хәйбулла районыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче Николай Власенко турында сөйли. "Ул ферма хуҗалыгын җайга салды, әмма үзенә генә эшләми - нигездә башкалар турында кайгырта. Урындагы халык сөйләвенчә, бу тыйнак кеше үз гаиләсе өчен төзегән йортны биш балалы хезмәткәргә биргән, иң яхшы хезмәткәрләргә машиналар бүләк итә, мәктәпкә һәм балалар бакчасына азык-төлек белән ярдәм итә икән. Ул ел саен иң яхшы укытучыны һәм иң яхшы укучыны бүләкли, теләсә нинди үтенечләргә җавап бирә, - дип яза Башкортстан Башлыгы. Радий Хәбиров язылучыларыннан әлеге рубриканы бергә алып бару өчен республиканың кызыклы кешеләре турында язмалар җибәрүләрен дә сораган. Фото: ufatime.ru
Читайте нас