Республикада социаль учреждениеләр һәм күпфатирлы йортлар җылылык системасына тоташтырылды.
“Башкортстанда 99,9 процент мәктәп, балалар бакчалары һәм дәваханәләр җылыту системасына тоташтырылган. Бакалы, Яңавыл районнарында берәр объект калган һәм Уфа районында бер объект капиталь ремонтлана, анда шәхси җылылык белән тәэмин итү чыганакларын монтажлау буенча эшләр тәмамланып килә, - диде бүген республика торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев оператив киңәшмәдә. - Мәсьәлә тиешле ведомстволар һәм муниципалитетлар контролендә.
Торак фондына караган күпфатирлы йортларның 97 проценты үзәк җылыту системасына тоташтырылды. Иртәгәсе көнгә кадәр башка йортлар
да тоташтырылачак дип өметләнәбез.
Системалардан һаваны чыгару һәм җиһазларны көйләү өчен тагын күпмедер вакыт кирәк булачак. Эш сменалы оештырылган. Бүгенге көндә җылыту системасына тоташтыру буенча җитди тоткарлыклар юк”.
Фото: "Башинформ".