+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 сентябрь 2020, 10:55

Чүп чыгарган өчен яңа тарифлар билгеле булды

Башкортстанда яшәүчеләрнең чүп-чар чыгарган өчен күпме түләячәге билгеле булды.

Башкортстанда яшәүчеләрнең чүп-чар чыгарган өчен күпме түләячәге билгеле булды.

Республика торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, 2020 елның сентябреннән әлеге хезмәт өчен түләү - күпфатирлы йортта яшәүче бер кешедән аена 75, шәхси йорт хуҗалары өчен аена 55 сум тәшкил итә.

Элегрәк, 2019 елның гыйнварыннан, Башкортстанның бөтен территориясендә бердәм билгеләнгән түләү гамәлдә иде. Моңа кадәр чүп-чар чыгарылган торак пунктларда түләү кешедән 70 сум тәшкил итте, ә чүпне “чүп реформасы” башлангач кына чыгара башлагач, һәр кешедән 35 сум иде.

Төбәк башлыгы Радий Хәбиров аңлатканча, бәяләр арту каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча реформаның алга таба үсеше белән бәйле. 2019 елның гыйнварыннан республиканың барлык торак пунктларында контейнер мәйданчыклары урнаштырылды, чүп ташу автопаркы арттырылды, чүп-чарны даими рәвештә чыгару җайга салынды, тармакта тәртип бозуларны теркәү системасы оештырылды.

“Моңа кадәр бездә Русия Федерациясендә иң түбән тарифларның берсе һәм алар икътисади яктан нигезләнмәгән иде. Ләкин ул чагында без кешеләрдән берни эшләмәгән өчен акча җыя алмадык. Хәзер моны эшли башладык. Мондый бәяләрне без алга таба да саклый алмыйбыз”, -- диде республика җитәкчесе.

Фото: "Башинформ".
Читайте нас