2020 елның сентябренә республиканың торак коммуналь предприятиеләренең табигый газ өчен бурычы 512 миллион сум тәшкил иткән.
Бу 2019 елның шул ук күрсәткечләреннән 73 миллион сумга кимрәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев хәбәр итте.
«Газпром межрегионгаз Уфа» җитәкчелеге предприятиеләргә ярдәмгә килде һәм бурычларның бер өлешен реструктурлаштырды, әмма ягып җылыту сезоны башланганнан соң бу хәл бераз начарланырга мөмкин.
Эш шунда ки, сентябрь аенда эшли башлаячак җылылык өчен түләүләр халыкка октябрьнең икенче яртысыннан да иртәрәк килмәячәк. Җылылык предприятиеләре 2020 ел ахырына кадәр бурычларның бер өлешен каплау графикларын эшләгән.
2021 елның 1 гыйнварына бурычны 168,6 миллион сумга кадәр киметергә планлаштыралар. Борис Беляев ассызыклаганча, республиканың Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы бурычларын түләү мәсьәләләре буенча «Газпром межрегионгаз Уфа» белән тыгыз элемтәдә эшли.
– Безнең халык счет буенча бик тәртипле рәвештә түли. Республика буенча түләүләр бик күп, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Җыелган акчаларның адресатка барып җитүен игътибар белән күзәтергә кирәк. Бурычларны түләү динамикасы яхшы, эшне дәвам итәргә кала.
Фото:https://glavarb.ru/rus/