+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 сентябрь 2020, 12:15

Радий Хәбиров: “Бәлагә юлыгучыларга ярдәм итәргә кирәк”

21 сентябрьдә республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Русиядән туган ягына чыга алмаучы Кыргызстан гражданнары белән килеп туган хәл турында сөйләде.

Кыргызстанның 1 700дән артык кешесе, Казахстанның Ырынбур өлкәсе белән чиге ябылу сәбәпле, Куергазы районында тоткарланырга мәҗбүр булган.

Хәлне төбәк Башлыгы Радий Хәбиров контрольгә алды. Чит ил гражданнарын республиканың көньягында җиде муниципалитетта вакытлы булу пунктларында урнаштырдылар. Алар өчен кайнар аш, медицина күзәтүе оештырылды, җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин иттеләр. Казахстан белән чикләрне ачу турында сөйләшүләр бара.

Башкортстан җитәкчесе Кыргызстан гражданнарын үз территорияләрендә урнаштырган шәһәр һәм район хакимияте башлыкларына рәхмәт белдерде.

- Кешеләр катлаулы хәлгә тарыды. Чик аша үткәрмәүләренә алар гаепле түгел, - диде Радий Хәбиров. - Без бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәм итеп дөрес эшләдек. Соңгы кеше республикадан өенә кайтып киткәнче хәлне контрольдә тотачакбыз.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас