Башкортстан юлдаш телевидениесенең туры эфирында үткән брифингта каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсе экспертлар Башкортстанда «Чүп-чар реформасы"ның барышы турындагы иң мөһим сорауларга җавап бирде.
Сентябрьдән түләү күпмегә артачак?
2020 елның 1 сентябреннән бер кешегә 70 сум түләгән торак пунктларда яшәүчеләр өчен түләү 5 сумга арткан һәм аена 75 сум тәшкил итәчәк. Аена 35 сум түләгән торак пунктларда яшәүчеләр өчен түләү күләме 20 сумга артты һәм бер кешегә 55 сум тәшкил итәчәк.
Түләүләрнең яңа суммасы белән квитанцияләр кайчан киләчәк?
Артык суммалы квитанцияләр халыкка сентябрь ахырында ук киләчәк. Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләүләр 2021 елның 1 июленә кадәр шундый булып калачак, әлегә республиканың барлык торак пунктларыннан көн саен 100 процент чүп чыгару җайга салынмаган.
Бу хакта тулырак "Кызыл таң"ның алдагы саннарында укыгыз.
Фото: Башинформ"