Хәйбулла районында булганда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың алдагы чорга үсешенә бәйле җитди белдерүләр ясады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хәйбулла районына эш сәфәре барышында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, социаль һәм инфраструктура объектлары эшчәнлеге белән танышты.
Акъяр авылында төбәк җитәкчесе сусаклагычның насос станциясен карады. Ул 1990 елда төзелгән. Торак пункт үсешкән саен станциянең мөмкинлекләре кими. Җәй айларында район үзәгенең бер өлеше сусыз кала.
Узган елда Башкортстан Башлыгы кушуы буенча Акъяр сусаклагычының I һәм II күтәрелешләренә караган яңа насос станцияләре төзү проекты эшләнде. Радий Хәбиров гомум бәясе 88,2 миллион сумлык объект төзелешен 2021 елга республика максатлы инвестиция программасына кертергә кушты.
Район үзәгендә республика Башлыгы Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында булды. Анда 2009 елдан башлап шәхси торак төзелеше киң җәелдерелә. Төбәк җитәкчесе урындагы халык белән транспорт элемтәсен үстерү, социаль объектлар төзү, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеге турында фикер алышты.
Радий Хәбиров белдерүенчә, 2021 елда микрорайонда яңа балалар бакчасы проектлана башлаячак. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе Хөкүмәткә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ярдәм итү программасын эшләргә кушты.
Биредә үк Башкортстан Башлыгы 140 урынга исәпләнгән интернаты булган һәм 550 укучыга тәгаенләнгән мәктәп бинасы төзелешен карады. 464 миллион сумлык объект “Авыл тер-риторияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында төзелә.
Төбәк җитәкчесе Мәгариф һәм фән министрлыгына яңа мәктәпкә тиешле белем бирү программаларын әзерләп, полилингваль статусын бирү буенча тәкъ-димнәр кертергә кушты.
Арытаба Радий Хәбиров 1930 елдан эшләп килүче Бүребай тау-баектыру комбинатында булды. Ел саен завод 350 мең тонна чамасы руда эшкәртә, 7 мең тоннадан артык бакыр һәм 2 мең тонна цинк концентраты җитештерә. Узган елда комбинатны үстерүгә салынган инвестицияләр күләме – 450 миллион, ә быел 526 миллион сум тәшкил иткән.
Бүребай авылында территорияләрне үстерү программасы буенча төзелүче физкультура-сәламәтләндерү комплексы комбинатның республика хакимияте белән хезмәттәшлеге үрнәге булып тора. Бу проектка комбинат 33 миллион сумнан артык акча салган.
Радий Хәбиров эшләр барышы белән танышты, төзелеш мәйданчыгын карады. Яңа комплексны агымдагы елның декабрендә тапшырачаклар.
Башкортстан Башлыгы комплексның булачак хез-мәткәрләренә “Авыл тренеры” программасы буенча ике сертификат бүлеп бирергә кушты.
Әмир Шәяхмәтовның крестьян-фермер хуҗалыгында булганда Радий Хәбиров Хәйбулла районы шартларына яраклаштырылган элиталы бодай җитештерүдә махсуслашкан орлыкчылык үзәген карады. Питомникта 104 сорт йомшак һәм каты бодай, арпа орлыклары сынау үтә. Хуҗалыкның гомум мәйданы 3 мең гектардан артып китә. Әмир Шәяхмәтов белдерүенчә, хуҗалык Башкортстанда орлыкчылыкны тергезү, районлаштырылган орлыкларны саклау һәм тарату өчен ярдәмгә мох-таҗ.
Радий Хәбиров аграрийларны якындагы “Авыл сәгате” төрендәге киңәшмәләрнең берсендә катнашырга чакырды.
Янтыш авылында төбәк җитәкчесе “Сакмар” балалар һәм ата-аналар өчен шифаханә эшчәнлеге белән танышты. Баш табиб Тәлгать Рәхмәтуллин шифаханәнең популярлыгы турында сөйләде. Узган елда гына да биредә 2 157 кеше сәламәтлеген ныгыткан.
Шул ук вакытта проблемалар да бар. Төп һәм башка корпуслар арасында җылы кичү юлын төзү, төп корпусның һәм азык-төлек блогының түбәсенә капиталь ремонт эшләү мөһим. Моннан тыш, киләчәктә шифаханәгә аерым дәвалау корпусы кирәк.
Шифаханә янында республика Башлыгы балалар лагере төзеләчәк мәйданчыкта булды. Ул 2008 елда үк төзелә башлаган, әмма финанслау булмау сәбәпле, туктатылган.
Хәйбулла районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов биредә спорт залы булган административ корпус төзү, актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар булдыру күздә тотылуын белдерде. Объектның якынча бәясе – 350 миллион сум.
Радий Хәбиров “Сакмар” шифаханәсен модерни-зацияләү һәм балалар лагерен төзү мәсьәләләрен җентекле өйрәнергә кушты.
Радий Хәбиров “Яшел Башкортстан” акциясендә дәкатнашты. Ул быел беренче тапкыр “Яшел Русия” экологик өмә кысаларында үткәрелде.
Хәйбулла районының 90 еллыгы уңаеннан республика Башлыгы, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар җитәкчеләре “Башкортостан” аллеясенә 112 зур нарат һәм миләш утырттылар. Һәр үсенте билгеле бер территорияне, яки башкарма хакимият органнарын чагылдыра.
Ике этапта узучы акциядә 25 мең үсенте утырту планлаштырыла. Башкортстан Башлыгы кушуы буенча “Башкортстан ихаталары” программасы буенча төзекләндерелгән ихаталарда да агачлар утыртылачак.
Шул ук көнне Хәйбулла районында республика башкарма власть органнары җитәкчеләре һәм муниципалитетлар башлыклары өчен семинар узды. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Төбәк җитәкчесе шәһәр һәм район башлыкларына коронавирус пандемиясе чорында көйле эшләре, шулай ук Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне һәм урындагы үзидарә органнарына сайлауларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.
– Без сезнең белән бик кызыклы вакытта яшибез, ныгый барабыз, бәяләп бетергесез тәҗрибә туплыйбыз. Без республиканы тормоздан төшердек һәм хәзер ул акрынлап көчәя бара, – диде Радий Хәбиров. – Бу безнең гамәлләребезнең федераль үзәк тарафыннан югары бәяләнүе һәм начар булмаган икътисади күрсәткечләр белән раслана. Безнең төп бурыч – икътисадны алга таба үстерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, инвестицияләр җәлеп итү. Бу юнәлештә сезнең күбегез эшләргә өйрәнде инде. Беренче яртыеллыкта республикага инвестицияләр күләме 9 процентка диярлек арткан. Киләсе 2021 ел безнең өчен дә, бөтен ил өчен дә икътисади яктан катлаулы булачак. Бу нефть чыгарудан керемнәрнең кимүенә дә, коронавирус пандемиясе нәтиҗәләренә дә бәйле. Әмма без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Һәм мин 2024 елга без куйган барлык планнарны да үтәрбез һәм арттырып үтәрбез дип саныйм.
Семинарда катнашучылар төбәкнең социаль-икътисади үсеше, каты көнкүреш калдыклары әйләнеше эшен оештыру, туризмны үстерү, шулай ук Башкортстанда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты.